Тәтешнең “Әкият” балалар бакчасы дүртенче Яшел флагка дәгъва итә. Мәктәпкәчә учреждениедә бүген “Эко-мәктәпләр/Яшел флаг” Халыкара программасы кысаларында экологик юнәлешле VII Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале узды. Балалар үзләренең экологик белемнәрен күрсәттеләр, ЭКОмода күрсәттеләр, “Әйләнә-тирә мохитнең чүпләнүе” дигән театральләштерелгән әкиятне жюри хөкеменә куйдылар. Фестиваль кысаларында түгәрәк өстәл булды. Докладлар белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград өлкәсе һәм Петрозаводск шәһәре вәкилләре чыгыш ясады. Тәтеш балалар бакчасы педагоглары һәм анда тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары икенчел чималдан әйберләр ясау буенча мастер класслар алды. “Эко-мәктәпләр/Яшел флаг” проектының Россия буенча координаторы Ольга Мадисон экологик белем бирүгә Татарстанда зур игътибар бирелүен билгеләп үтте: “Республиканың экологик юнәлешле чаралар үткәрүдә дәрәҗәсе ел саен үсә бара. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның белем бирү учреждениеләренә 89 яшел флаг тапшырдылар. Россия буенча барлыгы 308”. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан экологик дәресләрнең даими үткәрелүен билгеләде: “Экологик грамоталылыкка, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә нигез кече яшьтән салынырга тиеш. Шуңа күрә эшебездә зур игътибарны экологик белем бирүгә юнәлтәбез. Чаралар табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә уңай эмоциональ мөнәсәбәттә чагыла торган экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән”.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте