Экология һәм биология белән кызыксынучы 5-10 сыйныф укучылары җәйге каникулда (29 май – 9 июнь) бу юнәлештә үзләрннең белемнәрен тирәнәйтә алачак. ЭКО-дәресләр Казан шәһәре Балалар экология-биология үзәгендә “Яшь эколог мәктәбе” шәһәр практикумы кысаларында үтәчәк.
“Яшь эколог мәктәбе” программасы түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: ботаника, зоология, гомуми экология, проект эшчәнлеге һәм ике блоктан тора:
Теоретик – биология бүлекләре белән, эзләнү эше структурасы, фәнни эзләнү алымнары, җыелган материалны эшкәртү һәм алынган мәгълүматларны анализлау ысуллары белән танышу.
Гамәли – кыр практикасы, фәнни методиканы үзләштерү, материал туплау һәм эшкәртү, өйрәнү-эзләнү эше язу һәм аны яклау.
“Яшь эколог мәктәбе”ндә укулар узуның нәтиҗәсе - зачет һәм эзләнү эшләрен яклау буенча йомгаклау конференциясе.
Катнашу өчен заявкалар 25нче майга кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат: +7 843 273‑48-55 (Казан шәһәре Балалар экология- биология үзәге).
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте