ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Россиянең ЭКА Яшел хәрәкәте белән берлектә “Аллы-гөлле тамчылар” балалар иҗади конкурсын башлап җибәрделәр, ул мәктәпкәчә балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм педагогик бергәлек арасында су саклау идеяләрен һәм су ресурсларына ихтирамлы мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлтелгән. Конкурста 3 яшьтән 18гә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашу өчен разноцветныекапли.рф рәсми сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм шәхси кабинетка бер яки берничә номинация буенча эшне куярга кирәк:


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Биектау районының Чыпчык авылы янәшәсендә 78 кв.м мәйданлы законсыз карьер табылды. Монда казучылар лицензиясез генә ком чыгаралар, аны чыгару тирәнлеге 6,2 метр тәшкил итә.


8
июль, 2017 ел
шимбә

Профессионал балыкчыларны да, һәвәскәр балык тотучыларны да искиткеч бәйрәм белән ихлас котлыйм! Бәйрәм тормышларын бу катлаулы һөнәр белән бәйләгән кешеләрнең һәм балыкчылык алар өчен спорт, мавыгу, аерым күңел халәте, табигать белән кушылу ысулы булып торган кешеләрнең бөтенесен берләштерә.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының су биеклеген җайга салу уңышлы уылдык чәчүне тәэмин итте. 2017 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тарафыннан су биологик ресурсларын һәм Татарстан Республикасы су хуҗалыгы эшчәнлеген үстерү буенча эш алып барылды.

Яр Чаллыда Кама елгасы ярында масштаблы экологик акция узды. Автошәһәрдә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафынан үткәрелә торган “Чиста яр” акциясенә кушылды. “"Мусора.Больше.Нет. Набережные Челны" экологик хәрәкәте Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе булышлыгы белән ярларны чистартты, чүпне аерым җыйдылар.


7
июль, 2017 ел
җомга

“Росинка” балалар сәламәтләндерү лагеренда экологик дәрес булды. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Алар балаларга республика территориясендә нинди табигый ресурслар барлыгы турында, аларның үзенчәлекләре һәм аларны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр.

2019 елдан илдә иң нык пычратучы булып торган барлык эре компанияләр, ә алар 300 чамасы, җитештерүне модернизацияләү буенча үз проектларын тормышка ашыра башларга, мөмкин булган иң яхшы технологияләргә күчәргә тиеш, дип хәбәр итте Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской.

Буа шәһәрендә үзенчәлекле начар ис таралуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә берничә мөрәҗәгать кергән. Экология министрлыгының аналитик контроль инспекциясе белгечләре атмосфера һавасы пробалары ала, анализлар үткәрә.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан студентлары, магистрантлары, аспирантлары, яшь галимнәр, белгеч-экологлар һәм коммерциячел булмаган экологик оешмаларның вәкилләре “Төньяк Пальмира” Сигезенче яшьләр экологик Конгрессында катнаша ала. Мероприятие 2017 елның 22-24 ноябрендә Россия фәннәр академиясенең Санкт-Петербург экологик иминлек фәнни-тикшеренү үзәгендә узачак.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

“Россиянең кыргый табигате 2017” конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды, аның оештыручысы булып «Москоутаймс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Мероприятие катнашучыларның иҗади күнекмәләрен үстерүгә һәм гражданнарда Россия географиясен өйрәнүгә карата кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән. Россиядә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала. Балигъ булмаган яшьтәгеләр өчен “Яшь талантлар” дигән аерым номинация оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International