Сергей Донской: “2019 елдан 300гә якын иң эре компания-пычратучы җитештерүне модернизацияләү буенча үз проектларын тормышка ашыра башларга тиеш”

2017 елның 7 июле, җомга

2019 елдан илдә иң нык пычратучы булып торган барлык эре компанияләр, ә алар 300 чамасы, җитештерүне модернизацияләү буенча үз проектларын тормышка ашыра башларга, мөмкин булган иң яхшы технологияләргә күчәргә тиеш, дип хәбәр итте Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской. “Экологик проектларны тормышка ашырудан башка модернизация мөмкин түгел, алар үзара бәйләнгән. Закон нигезендә шундый бурыч тора”. Министр модернизацияләүнең җитештерү күләмен арттырырыга һәм продукцияне конкурентка сәләтлерәк итәргә дә мөмкинлек бирәчәген әйтте.

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International