Профессионал балыкчыларны да, һәвәскәр балык тотучыларны да искиткеч бәйрәм белән ихлас котлыйм! Бәйрәм тормышларын бу катлаулы һөнәр белән бәйләгән кешеләрнең һәм балыкчылык алар өчен спорт, мавыгу, аерым күңел халәте, табигать белән кушылу ысулы булып торган кешеләрнең бөтенесен берләштерә.
Татарстан – федераль округның иң күп сулы регионнарыннан берсе, аның территориясендә 36 меңнән артык су объекты бар. Безнең төп максат – табигый байлыкларга җаваплы һәм рациональ якын килү. Бүген су биоресурсларын дөрес файдалану, саклау һәм арттыру, балыкчылыкны, аквакультураны һәм балык эшкәртүне үстерү мөһим дәүләт бурычы булып тора.
Балыкның күптөрлелеге һәм Татарстанның матур табигате инде бүген үк Россиянең барлык регионнарыннан балыкчыларны җәлеп итә. Безнең республика территориясендә спорт балыкчылыгы буенча күпсанлы ярышлар һәм мероприятиеләр уза, аларда мавыгып балык тотарга һәм бик шәп трофейлар эләктерергә мөмкин.
Нәселдән килгән балыкчы гаиләләренә аерым ихтирам һәм мактау белдерәсе килә, аларда гасырлык традицияләр – табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәт һәм патриотлык, хезмәт сөючәнлек ныгый. Чын балыкчы – ул бит табигатьнең дусты, ул әйләнә-тирә мохитнең асыл затлылыгын, матурлыгын һәм чисталыгын кадерли белә. Табигатькә җавапсыз карый торган кешеләрне балыкчы дип атап булмый.
Балык сагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен, һөнәри балыкчыларны һәм һәвәскәрләрне бәйрәм белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, иминлек, балыкчы ныклыгы һәм күңел көрлеге, бай тотым телим