Татарстан студентлары, магистрантлары, аспирантлары, яшь галимнәр, белгеч-экологлар һәм коммерциячел булмаган экологик оешмаларның вәкилләре “Төньяк Пальмира” Сигезенче яшьләр экологик Конгрессында катнаша ала. Мероприятие 2017 елның 22-24 ноябрендә Россия фәннәр академиясенең Санкт-Петербург экологик иминлек фәнни-тикшеренү үзәгендә узачак.
Экологик конгресс кысаларында түбәндәге мәсьәләләр тикшереләчәк:
- Туфрак ресурсларының торышын бәяләү һәм рациональ файдалану (туфракларның антропоген үзгәреше һәм аларның экологик торышын бәяләү);
- Су экосистемалары торышы: регионнарда проблемалар һәм аларны чишү юллары (регионнарда су мохите һәм яр зонасы сыйфаты);
- Атмосфера һавасы пычрану проблемасы. Транспорт чараларының атомосфера торышына йогынтысы (атмосфера һавасы сыйфатына контроль һәм саклау);
- Экологик мониторинг һәм әйләнә-тирә мохит сыйфатына контроль (экологик мониторинг үткәрү алымнары һәм аларның нәтиҗәләре, төрле алымнарның нәтиҗәлелеген чагыштыру);
- Җирлекләрдә каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең оптималь схемаларын кертү проблемасы торышы (КККның шәһәр һәм җирлекләрнең әйләнә-тирә мохитенә йогынтысы, калдыкларның полигоннарда һәм чүплекләрдә туплануы);
- Шәһәр төзелеше экологиясе, территориаль һәм ландшафтлы планлаштыру (шәһәр җирлекләрен территориаль оештыру, аларны зоналау мәсьәләләре, шәһәр төзелеше проектларының экологик проблемалары);
- Экологик белем бирү һәм мәгърифәт. Иҗтимагый экологик хәрәкәтләр (экологик белем, тәрбия бирү, агарту һәм халыкның экологик культурасын формалаштыру);
- Экологик менеджмент һәм тотрыклы үсеш күрсәткечләре. Экологик хокук проблемалары (табигатьтән файдалануда һәм икътисадның төрле секторларында экологик менеджмент теориясе һәм практикасы).
Катнашу өчен анкетаны электрон төрдә түбәндәге адрес буенча 15нче июльгә кадәр җибәрергә кирәк: northpalmira@gmail.com.
Белешмәләр өчен телефон: (812)499-64-78 - Ирина Калинина
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте