Кама буе идарәсе белгечләре “Росинка” балалар лагеренда дәрес үткәрде

2017 елның 7 июле, җомга

“Росинка” балалар сәламәтләндерү лагеренда экологик дәрес булды. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Алар балаларга республика территориясендә нинди табигый ресурслар барлыгы турында, аларның үзенчәлекләре һәм аларны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Экологлар, кешенең нинди яшьтә булуына карамастан, әйләнә-тирә мохитне саклауның бары тик кеше гамәлләренә генә бәйле булуын билгеләп үттеләр. Укучылар, үз чиратында, якын араларда табигый ресурсларны саклау өчен нәрсәләр эшләргә әзер булулары турында сөйләделәр. “Белем бирү учреждениеләре базасында без агачлар утырту, макулатура җыю, җимлекләр ясау буенча акцияләр үткәрәчәкбез. Ә аннан соң район һәм республика дәрәҗәсендәге проектлар эшли һәм гамәлгә ашыра башлаячакбыз”, - дип, үзләренең идеяләре белән уртаклашты укучылар. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре укучыларны хуплады һәм табигать саклау мероприятиеләрен тормышка ашыруда үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр.

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International