ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның озынлыгы 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.

2018 елның 5-8 февралендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәге территориясендә “Евразия җир асты байлыкларын өйрәнү һәм үзләштерүнең заманча технологияләре (ГеоЕвразия-2018)” дигән Халыкара геологик-геофизик конференция һәм күргәзмә булачак. Чараның оештыручылары булып Евро-Азия геофизик җәмгыяте Халыкара иҗтимагый оешмасы, Геофизик эзләнүләр һәм скважиналарда эш буенча фәнни-техник һәм эшлекле хезмәттәшлек буенча халыкара ассоциация, Россия геологик җәмгыяте иҗтимагый оешмасы тора. 


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Табигатькә каршы җинаять кылу эше – барып чыкмады. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күптән түгел төнге рейд барышында пычрак карны санкцияләнмәгән урынга бушатырга теләгән КамАЗ хуҗаларын тоткарлады. Урам-юл челтәрләрен җыештырудан тупланган карны бушату факты Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы Кадыш бистәсе янәшәсендә теркәлде.

2017 елда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша экологик хокук бозулар турында гражданнардан 1181 мөрәҗәгать килгән. Шуның 97%ы (1146 мөрәҗәгать) – хәл ителгән. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы – беренче урында. Татарстанда яшәүчеләр түбәндәге категорияләрдән файдалана ала: "Су", "Һава", "Санитар торыш", "Законсыз карьерлар", "Чүплекләр". Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев билгеләп узганча, халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә хәл итү Министрлык эшчәнлегендәге төп күрсәткечләрнең берсе булып тора.

Әлмәттә "Кошларны ашатыгыз-2018" табигать саклау акциясе старт алды, аның оештыручысы булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тора. Әлеге чарада Әлмәт районында яшәүче 5 яшьтән 18 яшькәчә кешеләр катнаша ала. 

Татарстан Республикасының геологлар берләшмәләре (5-11 сыйныфлар укучылары һәм аларның җитәкчеләре) Себер геологик олимпиадасында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Новосибирск дәүләт университетыныың геологоия-геофизика факультеты, РФА СБ Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты тора.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын күтәрергә ниятли, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Ведомство тарафыннан “2018-2020 елларга товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын раслау турында” Россия Хөкүмәте әмере проекты әзерләнгән. Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы документны РФ Хөкүмәтенә керткән.


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары, шул исәптән яраксызланган люминесцент лампалар ташлану очракларын ачыклады. Чүпләнгән урын мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итә. 

15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 31 мартына кадәр Татарстандагы фотосөючеләр Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсында катнаша ала. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International