Әлмәттә "Кошларны ашатыгыз-2018" табигать саклау акциясе старт алды

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Әлмәттә "Кошларны ашатыгыз-2018" табигать саклау акциясе старт алды, аның оештыручысы булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тора. Әлеге чарада Әлмәт районында яшәүче 5 яшьтән 18 яшькәчә кешеләр катнаша ала. Акциядә катнашучыларга җимлекләр әзерләргә һәм аларны элеп куярга тәкъдим ителә. Экологик агарту чарасының төп шарты – кошларны даими рәвештә ашату һәм аларны күзәтеп тору. Башкарылган эш турында мәгълүматларны 2018 елның 26 мартына кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: ekologiabuh@rambler.ru ("Кошларны ашатыгыз-2018" тамгасы белән). Ирекле формада ясалган Power Point форматындагы (слайдлар саны – 10 кадәр) яисә Word форматындагы (слайдлар саны – 10 кадәр) презентацияләр рәвешендә хисаплар кабул ителә. Презентациягә кошларны күзәтү барышындагы иң кызыклы, көтелмәгән мизгелләр турында зур булмаган хикәя кертергә һәм фотоиллюстрацияләр теркәргә кирәк. Иң яхшы эшләрнең авторларына грамоталар һәм призлар тапшырылачак.

 

"Кошларны ашатыгыз - 2018" табигать саклау акциясе турында нигезләмә белән сайтта танышырга була: http://almetyevsk.tatar.ru/rus/planiruemie-meropriyatiya.htm

 

 

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International