22 февральдә "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсы старт ала

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның озынлыгы 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.
Конкурста 2018 елның 22 февраленнән 22 маена кадәр катнашырга була. Моның өчен оештыручының http://organicalliance.ru/ сайтыннан анкетаны алырга һәм тутырырга кирәк. "Экотрадиция" конкурсын оештыру комитетына" тамгасы куелган эшләрне info@organicalliance.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак, конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эшләр "Экологик гореф-гадәтләр" җыентыгына кертеләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International