Табигатькә каршы җинаять кылу эше – барып чыкмады. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күптән түгел төнге рейд барышында пычрак карны санкцияләнмәгән урынга бушатырга теләгән КамАЗ хуҗаларын тоткарлады. Урам-юл челтәрләрен җыештырудан тупланган карны бушату факты Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы Кадыш бистәсе янәшәсендә теркәлде. Мәйданы – 700 кв.м. Кар эрегәндә реагентлар, чүп-чар һәм башка пычраткыч матдәләр туфракка эләгергә мөмкин, бу исә – ярамаслык хәл, дип аңлата экологлар. Ике зат пычрак карны бушатып ятканда тоткарланды, тагын берсенә борылып китәргә туры килде. Инспекторлар аны кар урнаштыру өчен махсус урынга кадәр озата барды. Хокук бозучылар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыкларын, озон өслеген җимерүче матдәләрне яки башка төрле куркыныч матдәләрне җыйганда, туплаганда, файдаланганда, йогышсызландырганда, транспортлаштырганда, урнаштырганда һәм алар белән башкача эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә һәм ТР КоАП 3.6 ст. ("Казан ш. җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу") нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.
Төнге рейдлар көчәйтелгән режимда дәвам иттереләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте