Татарстанның Экология министрлыгы – 2017 елда "Халык контроле" ДМС эш йомгаклары буенча лидер

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша экологик хокук бозулар турында гражданнардан 1181 мөрәҗәгать килгән. Шуның 97%ы (1146 мөрәҗәгать) – хәл ителгән. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы – беренче урында. Татарстанда яшәүчеләр түбәндәге категорияләрдән файдалана ала: "Су", "Һава", "Санитар торыш", "Законсыз карьерлар", "Чүплекләр". Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев билгеләп узганча, халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә хәл итү Министрлык эшчәнлегендәге төп күрсәткечләрнең берсе булып тора. "2015 елда "Халык контроле" системасында кабул ителгән барлык заявкаларның инспекторлар тарафыннан 94,38%ы хәл ителде, 2016 елда – 96%ы, Экология елы кысаларында – инде 97%ы, – дип сөйләде Фәрит Габделганиев. Министрлыкның ачык позициядә торуы һәм, сүз дә юк, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән уртак башкарылган эш аркасында югары нәтиҗәләргә ирешеп була, дип саный Фәрит Габделганиев.

Гражданнарның экология проблемаларын хәл итүгә актив җәлеп ителүенең әһәмиятле булуы турында Россия Президенты Владимир Путин да билгеләде. "Әһәмиятле юнәлеш – экологик мәгълүмат системасын камилләштерү", – дип саный ул. Гражданнарны әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә җәлеп итү максатында Татарстанда Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International