Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары, шул исәптән яраксызланган люминесцент лампалар ташлану очракларын ачыклады. Чүпләнгән урын мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итә. Экологлар билгеләп узганча, люминесцент лампаларда төрекөмеш бар, шуңа күрә дә аларны куркынычы буенча 1 класс калдыкларына кертәләр. Лампаларны ялгыш утильләштерү аркасында төрекөмеш парларының атмосфера һавасына, туфракка һәм суга эләгеп, соңыннан тере организмнарның агулануына китерергә мөмкин. Куркыныч калдыклар ташлану факты буенча экологлар административ эш кузгатты. Әлеге хокук бозуга катнашы булган затларны Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте