ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанның белем бирү учреждениеләрендә 1-11 сыйныфларда укучылар шәһәрнең балалар иҗаты буенча "Төргәкнең икенче гомере - 2018" конкурс-күргәзмәсендә катнаша ала. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәге катнаша. 


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев Алабуга районының Танай авылында гражданнарны кабул итте. Табигать саклау ведомствосы башлыгы белән очрашуда Танай авыл җирлегендә яшәүчеләр әйләнә-тирәлекне саклау, асылда, территорияне төзекләндерү буенча массакүләм чаралар уздыру мәсьәләләре хакында сөйләште. 

Үз кулларың белән ясалган 121 сыерчык оясы. Кошлар өчен ояларны технология дәресләрендә Казан шәһәренең 24 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендәге 5-8 сыйныф укучылары ясаган. Мондый чараларның экологик әһәмияте һәм шәһәрнең төгәл кайсы почмакларын ясалган сыерчык оялары белән бизәргә мөмкин булуы турында укучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм "Чиста булачак" экологик хәрәкәте активистлары сөйләде. 

"Экология – кешеләрнең тискәре йогынтысыннан табигатьне саклау мөмкинлеге ул, әйләнә-тирәлекне яклау ысулларын өйрәнү һәм халыкны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү". Әгерҗе районыннан тугызынчы сыйныф укучысы Анна Самуткина шулай исәпли, ул бүген экология буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабында катнашучыларның берсенә әверелде. Казан шәһәренең Петровский поселогындагы "Регина" кунакханә комплексында старт алган интеллектуаль ярышларга шундый ук уй-фикерләр белән Татарстан Республикасының 8-11 сыйныфларында укучы 140 артык бала килде. 

Казанның белем бирү учреждениеләрендә 6-10 сыйныфларда укучылар шәһәрнең җәйге "Яшь эколог мәктәбе" экологик практикумында катнаша алачак, әлеге чара 2018 елның 28 маеннан 8 июненә кадәр узачак. Әлеге чараның оештыручылары булып Казандагы Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге катнаша.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк.  

2018 елның 4 апреленнән 6сына кадәрге чорда Россиянең Серго Орджоникидзе исемендәге дәүләт геология-разведка университетында "Җир асты байлыкларын геологик тикшерүне үстерү стратегиясе: хәзергесе һәм киләчәге" халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара кысаларында пленар утырыш, секция утырышлары булачак:

Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Иртәгә, 13:00 сәгатьтә Алабуга районының Танай авылы мәдәният йорты бинасында (Ермазов ур., 9) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылачак. Халык сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев җавап бирәчәк. 

2018 елның 22-23 мартында Мәскәүдә IX Халыкара "Экология" форумы узачак. Чара РФ ФҖ Федерация Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм профильле башка министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә һәм катнашында узачак. Форумның максатлары: әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, хакимият, җәмгыять һәм бизнес арасында ачык диалог өчен шартлар тудыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International