Казан укучылары "Яшь эколог мәктәбе"ндә катнашу өчен чакырыла

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Казанның белем бирү учреждениеләрендә 6-10 сыйныфларда укучылар шәһәрнең җәйге "Яшь эколог мәктәбе" экологик практикумында катнаша алачак, әлеге чара 2018 елның 28 маеннан 8 июненә кадәр узачак. Әлеге чараның оештыручылары булып Казандагы Шәһәрнең балалар экология-биология үзәге катнаша.

Практикум эше түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: ботаника, зоология, гомуми һәм сәнәгый экология, проект эшчәнлеге.

"Яшь эколог мәктәбе" кысаларында мәктәп укучылары биологиянең төрле тармаклары, тикшеренү эшенең төзелеше, фәнни тикшеренү методлары, җыелган материалны эшкәртү һәм алынган белешмәләрне анализлау ысуллары белән танышачак, кырда эш тәҗрибәсе алачак, фәнни методикаларны, материал җыю һәм эшкәртү методикасын үзләштерәчәк, өйрәнү-тикшеренү эшен язачак һәм аны яклаячак.  Шулай ук практикум кысаларында әлеге чара вакытында ясалган фотолардан "Үсемлекләр", "Хайваннар", "Тикшерүчеләр" номинацияләре буенча конкурс оештыру планлаштырыла.

Шәһәрнең җәйге "Яшь эколог мәктәбе" экологик практикумында катнашу өчен 2018 елның 24 маена кадәр түбәндәге электрон адреска заявка тапшырырга кирәк: gdebc-kzn@ya.ru

Чара нигезләмәсе белән Казандагы Шәһәр балалар экология-биология үзәге сайтында танышырга мөмкин: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/page661503.htm

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International