Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев Алабуга районының Танай авылында гражданнарны кабул итте. Табигать саклау ведомствосы башлыгы белән очрашуда Танай авыл җирлегендә яшәүчеләр әйләнә-тирәлекне саклау, асылда, территорияне төзекләндерү буенча массакүләм чаралар уздыру мәсьәләләре хакында сөйләште. Фәрит Габделганиев татарстанлыларның актив экологик позициясен билгеләде һәм мондый инициативлыкны күрсәтү аркасында төбәгебезнең әйләнә-тирәлек торышы сизелерлек яхшыра бара, дип ассызыклады.
Танай авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров торак пунктларында яшәүчеләрнең йорт яны территорияләренең чисталыгын кайгыртып торуы турында сөйләде. Экология елы кысаларында алар торак пунктлары территорияләрен һәм сулыкларның яр буе полосаларын чистарту буенча өмәләр уздырган, чишмәләрне төзекләндергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Чиста яр" акциясендә Танай авыл җирлеге "Татарстанның иң яхшы авыл җирлеге" номинациясендә абсолют җиңүче дип танылды.
Шулай ук очрашу барышында Колосовка авылында яшәүчеләр Татарстанның экология министрына 2017 елда Танай елгасын чистарту һәм үзәнен турайту буенча башкарылган эшләр өчен рәхмәтләрен белдерде. Халык билгеләп узганча, су басу куркынычы хәзер инде мәңгегә артта калган.
Алабуга районына булган эшлекле сәфәре кысаларында Фәрит Габделганиев Танай авыл җирлеге советының хисап сессиясендә катнашты һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте хезмәт коллективы белән очрашты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте