1 мартка кадәр калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул ителә

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк.  Бу эш әйләнә-тирәлеккә калдыкларның тискәре йогынтысын киметүне оештыру, барлыкка килә торган калдыклар күләмен һәм калдыкларны урнаштыру объектларында күмелә торганнарының санын киметү өчен кирәк. Шулай ук әлеге эш калдыкларны законсыз рәвештә урнаштыруны туктатырга булыша.

Министрлыкта үзенең 8 территориаль идарәсе аша Хисаплылыкны кабул итү һәм тикшерү гамәлгә ашырыла, территориаль идарәләрдә Хисаплылык кабул ителә, шул ук вакытта кирәкле белешмәләрне тутырганда методик яктан булышлык күрсәтелә.

Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Тел. (843) 267-68-87.

Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы ш., Җиңүгә 40 ел ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Түбән Камада, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама ш., Красный ключ районы, Набережная ур., 7 й. Тел. 8 (8555) 45-66-56.

Әлмәттә, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр – Ык буе территориаль идарәсенә, түбәндәге адрес буенча: Азнакай ш., Шоссейная ур., 6. Тел. 8(85592)5-13-48.

Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр – Идел-Кама ТИ, түбәндәге адрес буенча: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а й. Тел. 8(84342) 5-35-19.

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр – Идел арьягы ТИ, түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159. Тел. 8(84374) 3-11-02.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр – Төньяк ТИ, түбәндәге адрес буенча: Арча ш., Интернационал ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61. 

Исегезгә төшерик, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен файдалы мәгълүматлар "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының хисаплылыгы турында" бүлегендә урнаштырылды: http://eco.tatarstan.ru/rus/ob-otchetnosti-subektov-malogo-i-srednego-796517.htm

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International