Иртәгә, 13:00 сәгатьтә Алабуга районының Танай авылы мәдәният йорты бинасында (Ермазов ур., 9) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылачак. Халык сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев җавап бирәчәк. Табигать саклау ведомствосы җитәкчесенә түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: +7 (85557) 7-71-19.
Эшлекле сәфәре кысаларында Фәрит Габделганиев Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте хезмәт коллективы белән очрашачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте