Үз кулларың белән ясалган 121 сыерчык оясы. Кошлар өчен ояларны технология дәресләрендә Казан шәһәренең 24 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендәге 5-8 сыйныф укучылары ясаган. Мондый чараларның экологик әһәмияте һәм шәһәрнең төгәл кайсы почмакларын ясалган сыерчык оялары белән бизәргә мөмкин булуы турында укучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм "Чиста булачак" экологик хәрәкәте активистлары сөйләде. Мәктәп укучыларының хезмәт җимешләрен Экология министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин да югары бәяләде, әлеге оялар шәһәрнең теләсә кайсы паркында файдалы бизәк булачак, дип билгеләде. Экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы в.б. Юлия Шиһапованың чыгышы укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты, ул Экология министрлыгында уздырыла торган конкурслар һәм акцияләр турында сөйләде. Балалар әлеге табигатьне саклау чараларында актив катнашучыларга әвереләчәге турында билгеләп уздылар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте