ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Әйләнә-тирә мохитне саклау” юнәлеше буенча Татарстан Республикасы икътисадына федераль средстволар җәлеп итү мәсьләсенә кагылышлы фикер алышу булды.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий 24-26 июньдә Мәскәүдә округ төбәкләренең башкарма хакимияте органнары вәкилләре белән видеоконференция режимында үткәреләчәк III Бөтенроссия су конгрессына әзерләнү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы территориясендә табигатьне саклау законын бозуларны ачыклау өчен “фототозак”лар урнаштырган.

2 апрель көнне  14.00-18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында (Павлюхин ур., 47 й., 209 б.) “Ачык ишекләр көне” үткәрелә. Анда министрлык белгечләре Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, табигатьтән файдалану өлкәсенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирәчәк.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Апас районы башкарма комитетында үткәрелгән зона киңәшмәсе кысаларында санитария-экология икеайлыгын уздыру буенча фикер алышу булды. Чарада ТР экология министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин, Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары вәкилләре катнашты. Алар район территориясен санитария ягыннан чистарту буенча чаралар планын раслады.

Мамадыш шәһәре 12нче балалар бакчасында “Сыерчыклар кайтты” акциясе дәвам итә. Аның кысаларында сабыйлар педагоглар һәм ата-аналар җитәкчелегендә сыерчык оялары ясый.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Яшел карандаш” дигән темага экология турында рәсемнәр бәйгесе  башлану хакында игълан итә. Бәйгегә республика гомуми белем бирү оешмаларының 1-11  сыйныфлары укучылары чакырыла. Хезмәтләрне кабул итү 2019 елның 20 мартыннан 20 апрельгә кадәр “Экояз” республика акциясе кысаларында хәл ителәчәк.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Баксаң, бер физик зат Әлмәт шәһәре су саклау зонасында тимер ватыгын кабул итү һәм җыю белән шөгыльләнгән икән.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Республикада табигатьне саклау буенча барлык ведомстволарның көчәйтелгән эш режимына күчүе, торак пунктларны язгы ташудан саклау һәм Татарстанда экологияне иң актив төстә саклаучы кешеләрне, уку йортларын һәм журналистларны бүләкләү.

Чаллыда яшәүче бер кешедән Кама буе территориаль идарәсенә җир законын бозуга карата шикаять кергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча барып, рөхсәт документларыннан башка гына туфракның уңдырышлы каталмын алу, күчерү фактын билгеләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International