ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

4 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Чаллыда “Орион” Яшьләр үзәгендә шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә батареяләр җыю өчен контейнерлар тапшыру тантанасы була.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында 30 мартта үткәрелгән “Җир сәгате” Бөтендөнья акциясендә катнашуга йомгак ясалды. Быел Татарстан, әлеге халыкара чарага кушылып,  57 мВатт электр энергиясен экономияләгән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының җир асты байлыкларына 7 505 752 сум күләмендә зыян китерелү турында “ЭкспертРТ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата дәгъвасы буенча Казан шәһәре Мәскәү районы суды карары законлы көченә кергән. 2017 елның җәендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшләүче дәүләт инспекторларының Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару очрагын ачыклавын искә төшерик.

1 апрельдән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Арча, Буа һәм Иннополис шәһәрләре мәктәпләрендә яраксызга әйләнгән батареяләрне җыю буенча конкурс башланды. Акцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, “Дюрасел Раша” ҖЧҖ, җирле үзидарә органнары, шулай ук Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы – “Гринта” ҖЧҖ.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Индустрия” бакчачылык ширкәте җыелышында катнашты. Чарада территорияләрнең экологик торышы, су объектының су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлеген чикләү һәм гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп-китеп йөрүен тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.

 “Туып үскән төбәгебезнең экологиясе” экологик проектлар буенча республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

Яз – күбрәк вакытны табигать кочагында үткәрергә, канатлы дусларыбызны тагын да күбрәк кайгыртырга тырышу чоры. Әнә “Здравушка” реабилитация үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар да көньяктан очып килүче кошкайларны каршыларга ныклап әзерләнгән. Биредә “Җирән төсле кәеф” дигән эко-бәйрәм булып узды.

Балаларыбыз инде сабый чактан ук әйләнә-тирә мохиткә, табигатьтәге матурлыкка тартылып, аның белән аралашудан тәм табып үсә. Шуны истә тотып һәм  укучыларны экологик яктан агарту, аңлы-белемле итү максатыннан чыгып, Түбән Кама шәһәре балалар экология-биология үзәгендә экология дәресе уздырылды.

Предприятиеләр эко-стандартлар нигезендә модернизацияләнгән. Автомобильләр юу урыны табигатьне пычратырдай ташландык суларны чистарту системасы белән, ә автотранспортны ремонтлау һәм җитештерү предприятиесенең һавага зарарлы матдәләр чыгару чыганаклары – газ чистарту җайланмалары белән җиһазландырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International