Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Камада яшәүче берәүдән чүпне вакытында чыгармаган өчен шикаять алынган. Инспекторлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча кичекмәстән барып, чыннан да, закон бозу фактын раслаган. Гараж кооперативы территориясенең зур чүпләр һәм көнкүреш калдыклары чүплегенә әйләнгәнлеге билгеләнгән. Экологлар 22 кв. м мәйданга биналарны сүтүдән калган агач калдыклары һәм башка көнкүреш чүбе өеп куелыуын күреп хәйранга калган. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча беркетмә төзелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте