Чаллының Автозавод проспектында законсыз чүплек бетерелгән

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә җирле халыктан Чаллының Автозавод проспектындагы сәүдә үзәгенең арткы өлешендә чүплек булуы турында мөрәҗәгать килеп ирешкән. Территорияләрне карап тикшерү һәм урынга чыгу нәтиҗәсендә, табигать саклау законнарын бозу факты расланган – калдыкларны рөхсәт ителмәгән урынга урнаштыру күләме 15 кв. м. тәшкил иткән.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының  "Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортлаганда, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү" дигән 1 өлеше нигезендә уздырылган административ тикшерү нәтиҗәсендә әлеге кишәрлек хуҗасы булган шәхси эшкуар җаваплылыкка тартылган. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган.

Хәзерге вакытта калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыны тәртипкә китерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International