ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Төньяк территориаль идарә инспекторларында Арчаның 3 нче башлангыч мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Белгечләр экскурсия үткәрделәр һәм идарә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Балаларга лабораторияне күрсәттеләр һәм мәктәп укучылары белән бергә табигый анализ үткәрделәр,  суда хлоридлар булу-булмавын билгеләделәр.

Экологлар көнендә Экология министрлыгында Түбән Кама районыннан «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары өчен экскурсия узды. Белгечләр студентларга атмосфера һавасының пычрануынтикшереп торучы  контроль станциясен күрсәттеләр һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр. Министрлыкның шундый 17 станциясе бар, шуларның 5се Татарстан башкаласында урнашкан.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Ул үз эшен Экология министрлыгында 30 ел элек башлаган. Ерак 1995 елда, Ык буе территориаль идарәсенә килә һәм Ютазы районында инспектор булып эшли башлый. Таһир Гайнетдинович нәкъ менә республиканың Ык буе зонасында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча чыгучы эколог. Чүплекләр, һава һәм су сыйфаты - болар барысы да аның өзлексез  тикшерүе астында.

Алексеевск районы мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Аксубай авылы янындагы калдыкларны  ташлауны ачыкладылар. Чүуп урыны  мәйданы 100 кв.м. тәшкил итә, чүплек күләме - 60 куб метр.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе кысаларында 22 һәм 23 майда Татарстанның бюджет оешмалары 3 тоннага якын электр ломы һәм 7 тоннага якын хезмәт иткән электроника тапшырдылар. Җыю Минзәлә, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Казан һәм Алексеевск районында узды. Киләчәктә эшкәртү өчен бөтен электролом махсуслаштырылган экология комбинатына җибәреләчәк.

Уртак рейдны Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре үткәрде.

Татарстан Экологлар көненә багышланган төбәкара экомарафонга кушылды. Чаллыда «Экология» илкүләм проектының «Экосистема: яшел эшләр марафоны» һәм «Россия суы» бөтенроссия экология акциясе кысаларында Кама, Мәләкәс һәм Шилнә елгалары ярларын чистарту узды. Оештыручылар - шәһәр администрациясе белән берлектә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе.

Александр Шадриков татарстанлыларны Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, ә барлык экологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады!



2
июнь, 2023 ел
җомга

26 майдан 2 июньгә кадәр ике һава пычрануын контрольдә тоту станциясе атмосфера һавасында күкертле водородның  рөхсәт ителгән иң чик зурлыктан артуын теркәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International