Александр Шадриков татарстанлыларны Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, ә барлык экологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады!
Хөрмәтле табигатьне саклау ведомстволары хезмәткәрләре, тармак ветераннары һәм республика халкы! Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән ихлас күңелдән котлауларымны кабул итегез. Безнең уртак казанышыбызны - Татарстанның уникаль табигатен саклау уртак бурычка әйләнде. Татарстанның табигать дөньясы бай һәм күптөрле: гүзәл Идел, «Түбән Кама» милли паркы, тыюлыклар һәм уникаль күлләр. Бу матурлыкны һәм күпкырлылыкны без бергә киләчәк буыннар хакына сакларга тиеш.
Атмосфера һавасын, суны һәм җирне саклауга керткән өлеше өчен профессионал-экологларга, галимнәргә, җәмәгать эшлеклеләренә, волонтерларга һәм активистларга, җитештерүнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметүче предприятиеләр җитәкчеләренә, шулай ук Татарстанның барлык халкына, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булу - безнең киләчәгебез, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге икәнен аңлаган өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Бу бәйрәм көнендә барчасына болытсыз күк йөзе, саф һава, чиста су һәм барлык экологик мәсьәләләрне хәл иткәндә уңышлар телим.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры
А.В. Шадриков