ТР Экология министрлыгының Казандагы һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы станциясе бу атнада 482 меңнән артык үлчәү башкарды

2023 елның 2 июне, җомга

26 майдан 2 июньгә кадәр ике һава пычрануын контрольдә тоту станциясе атмосфера һавасында күкертле водородның  рөхсәт ителгән иң чик зурлыктан артуын теркәгән.

Осиново бистәсендә урнашкан Аскза-1дә (2,1тапкыр) һәм И.Шакиров урамындагы Салават Купере микрорайонында урнашкан Аскза-5тә (5,1 тапкырга) күкертле водород рөхсәт ителгән концентрациядән артып киткән. Артулар теркәлгән чорда Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе тарафыннан 1 дәрәҗәдәге уңайсыз метеорологик шартлар көтелүне хәбәр иткән.

Моннан тыш, 2 июнь иртән  пычраткыч матдәләрнең артуы теркәлгән: 4:40 сәгатькә  Осиново бистәсендә  АСКЗА-1дә (1,6 тапкырга) һәм Салават Купере микрорайонында урнашкан  АСКЗА-5 тә 5:20  сәгатьтә (3,55 тапкырга арткан).

Шулай ук Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күчмә экологик лаборатория ярдәмендә атмосфера һавасы пробаларын сайлап алуөчен урынга чыктылар. Федераль күзәтчелеккә тиешле объектларның якын урнашуын исәпкә алып, барлык материаллар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.

Күчмә экологик лабораториянең «Салават Күпере» торак комплексы микрорайонына һәм Авиатөзелеш районы территориясенә кичке һәм ял көннәрендә чыгуы дәвам итә.

Павлюхин, Максимов һәм Четаев урамнарында урнашкан АСКЗА узган атнада пычраткыч матдәләрнең артуын теркәмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International