Ул үз эшен Экология министрлыгында 30 ел элек башлаган. Ерак 1995 елда, Ык буе территориаль идарәсенә килә һәм Ютазы районында инспектор булып эшли башлый. Таһир Гайнетдинович нәкъ менә республиканың Ык буе зонасында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча чыгучы эколог. Чүплекләр, һава һәм су сыйфаты - болар барысы да аның өзлексез тикшерүе астында.
«Минем әти 40 ел буе урманчы булып эшләде. Мин аның белән урманга еш йөрдем, ул мине табигатьне яратырга өйрәтте. Булачак һөнәрне сайларга вакыт җиткәч, мин шунда ук эколог булачагымны хәл иттем. Минем эшем кызыклы, көн саен нәрсәдер яңа, ә иң мөһиме, мин файдалы эш белән шөгыльләнәсемне беләм», - дип сөйли безнең сәхифә герое.
Чын профессионал, ярдәмчел хезмәттәш, безнең атказанган эколог менә инде 29 ел никахта бәхетле булып яши. Буш вакытларында балыкка йөрергә ярата, аның тагын бер шөгыле- умартачылык. Һөнәри казанышлары һәм һөнәренә тугрылыклы булуы өчен Таһир Низамов ТР Экология министрлыгы бүләге - А.И. Щеповских исемендәге медаль белән бүләкләнде. Бүген, Экологлар көнендә, без әлеге һөнәргә катнашы булган барлык кешеләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез!