Бүген Россия география җәмгыятенең Экология министрлыгы ярдәме белән Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган ел саен үткәрелүче 24 нче экологик акция узды

2023 елның 3 июне, шимбә

Акциядә Казан көллиятләре студентлары, волонтерлар һәм яшь натуралистлар катнашты.

Ике сәгать эчендә 150 катнашучы 35 капчык калдык җыйды һәм фракцияләргә бүлде.

Күл төбендә Рус география җәмгыятенең дайверлары ишкәкләр һәм пластик шешәләр тапканнар.

Экоакция кысаларында рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

 «2005 елдан бирле ел саен бу күлдә шимбә өмәләрен  үткәрсәк тә, ул игътибар таләп итә, күл  төбеннән пластик шешәләрне без даими күтәрәбез. Әмма шул ук вакытта безнең фикердәшләребезнең елдан-ел арта баруын күрү шатлыклы», - дип билгеләп үтте Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков

Өмә «Экосистема: яшел эшләр марафоны» һәм «Россия суы»  илкүләм проектының «Экология» #марафонэкосистема  Бөтенроссия экологик акцияләре кысаларында оештырылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International