Татарстан балалар бакчаларында язгы табигать бәйрәме!

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Төньяк идарә инспекторлары Арчаның 8нче балалар бакчасында һәм Ашытбаш балалар бакчасында кызыклы экология дәресләре үткәрделәр.

Арчада экологлар «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы вәкилләре белән берлектә балаларга күчмә кошлар турында сөйләделәр. Балаларда кошлар өчен җимлек ясау буенча мастер-класс аеруча кызыксыну уятты, анда һәркем үзенең иҗади сәләтен күрсәтә алды.

Ә Ашытбаш балалар бакчасында экологлар урман ияләре белән бергә экологик сорауларга җавап бирделәр, кешенең табигать белән бәйләнешен билгеләделәр, шигырьләр укыдылар. Балалар табигатьне саклауда кешенең нинди роль уйнавын белделәр, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International