Экология министрлыгы инспекторлары нәни табигать сөючеләр белән очрашты

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Кама аръягы идарәсе инспекторлары ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия «Эколят көне» хөрмәтенә оештырылган акцияләргә кушылды. Алар Түбән Камадагы 28 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән очраштылар.

Балалар белән бергә экологлар төрле экологик темалар – чүп-чарның табигатькә зыяны, калдыкларны утильләштерү зарурлыгы, әйләнә-тирә мохиткә ярдәм итү ысуллары турында фикер алыштылар. Фикер алышуларның төп темасы «Табигать дошманы - ул чүп» әңгәмәсе булды. 

Чара азагында актив катнашулары һәм кызыклы сораулары өчен инспекторлар балаларга табигатькә һәм аның ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт кагыйдәләрен онытмасыннар өчен истәлекле бүләкләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International