Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Нурлат районында һәм Бөгелмә шәһәрендә өч чүплекне ачыкладылар.
Биләркүл авылында, Озерная урамында, 150 кв.м. мәйданлы беренче рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны табылды. Дәүләт реестрыннан өземтә нигезендә җир кишәрлегенең милекчесе булып физик зат тора. Хокук бозучыга табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү җибәрелде.
Төрнәс авылында төзелеш калдыкларыннан икенче чүплек ачыкланды. Хокук бозуның гомуми мәйданы 900 кв.м тәшкил итә. Нурлат районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелде.
Бөгелмә шәһәренең Воровский урамында 150 кв.м. мәйданлы өченче санкцияләнмәгән калдыклар җыюны урыны ачыкланды. Бөгелмә районы башкарма комитетына да кисәтү җибәрелде.