Түбән Кама укучылары үзләренең сүзгә осталыгы белән таң калдырды. Башлаучы логографлар конкурсының жюри хөкеменә алар керәшен халык милли-мәдәни традицияләренә багышланган этнографик эзләнү эше, фильм һәм презентация тәкъдим иттеләр һәм төп призга – Ак диңгездәге туристик үзәккә юлламага лаек булдылар. Инде мартта балалар “Полярный круг” станциясенә юл тотачак, анда алар өчен бай програма әзерләнгән. Алар белән бергә Рус географик җәмгыятенең региональ бүлеге әгъзалары барачак
Азнакай районы Актүбә ш.т.бистәсендә Каменка елгасына “Азнакай җылылык челтәре предприятиесе” ААҖ тарафыннан эксплуатацияләнә торган биологик чистарту корылмаларыннан чыгарылган ташлауларның рөхсәт ителгән нормативларны бозып башкарылуы ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре һәм Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре контрольгә алды. Микъдари химик анализ нәтиҗәләре буенча экологлар су объектына китерелгән зыянның күләмен билгеләделәр.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе иснспекторлары Тукай районында Мәләкәс елгасына пычранаган кар ташлау очрагын ачыкладылар. Лаборатория белгечләре, реагентлар белән пычранган карны күпердән елгага ташлау фактын исбатлау өчен, пробалар алдылар. Әлеге закон бозуга юл куючылар РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 8.13 маддәсе 4 өлеше буенча
Су ресурсларын чистарту һәм рациональ файдалану, җитештерү калдыклары белән идарә итү буенча инновацион технологияләр, табигый байлыкларны саклау буенча эшчәнлек – “Зур шәһәр экологиясе” XVII Халыкара форумында шул һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Мероприятие 2017 елның 5-7 апрелендә Санкт-Петербургта “ЭкспоФорум” конгресс-күргәзмә үзәгендә узачак. Форум Санкт-Петербург Табигатьтән файдалану,
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Регионара кар барсы реинтродукцияләү, реабилитацияләү, үрчетү һәм саклау үзәге оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Министр Фәрит Габделганиев “Тыюлыклы ил” («Страна заповедная») Илкүләм фондының башкаручы директоры Ирина Санникова белән, “Саяно-Шушен” Дәүләт биосфера табигать тыюлыгы” ФДБУ директоры Геннадий Киселев, “Сочи милли паркы” ФДБУ штаттан тыш хезмәткәре Виктор Лукарецкий белән очрашты.
Алабугада Морт авыл җирлеге гражданнарын кабул итү булды. Кешеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Геннадий Емельянов җавап бирде. 2016 ел йомгаклары ясалды һәм 2017 елга бурычлар билгеләнде. Министр Алабуга халкына табигать саклау мероприятиеләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт әйтте. Фәрит Габделганиев
ТР Экология министрлыгы Фәнни-техник советында экология министры урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Аккош күлләре системасын экореабилитацияләү проекты буенча фикер алышу булды. Киңәйтеләгән утырыш эшендә Татарстан Президенты Ярдәмчесе Наталья Фишман, Казан шәһәре башкарма комитеының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев катнашты.
Бүген Казан шәһәренең 279нчы балалар бакчасында ЭКОдәрес узды. Мероприятиене ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова үткәрде. “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар аеруча эмоциональ, хисчән һәм якын кабул итүчән. Нәкъ менә шуңа күрә занятие интерактив формада үтә. Безнең бурыч – табигатьне саклауның, кадерен белүнең никадәр мөһимлеген аңлату
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең 2016 ел эшчәнлеге йомгаклары белән танышты. Идарә Түбән Кама, Зәй һәм Сарман территорияләрендә экологик куркынычсызлык, табигый ресурсларны саклау һәм файдалануны тәэмин итә. Эшләнгән эшләр турында территориаль идарә башлыгы Алексей Лобанов хисап тотты.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм Татарстан буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе эшчәнлеге белән таныштылар. 2016 ел йомгаклары турында идарә башлыгы Альберт Маликов сөйләде. “Табигать саклау законнарын бозуның 1128 очрагы, 3 җинаять эше, 15 миллион сумнан артык штрафлар”, - дип саннарны атады Маликов. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре