Татарстанның табигый ресурсларга битараф булмаган барлык кешеләре “Сулыкларны чистарту көннәре” экологик акциясендә катнашырга чакырыла. Табигать саклау мероприятиесе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе белән берлектә уздырыла. Акция кысаларында республиканың су объектларын чистарту буенча өмәләр узачак:
19 май – Казанда Түбән елга аръягы пляжын җыештыру;
26 май – Яшел Үзәндә экологик акция;
3 июнь – Казанда Тирән күлдә Халыкара сулыклар чистарту көне;
16 июнь – Яр Чаллыда Тукай Яр буен җыештыру;
23 июнь – Дәрвишләр бистәсендә Комсомольское күлен чистарту;
7 июль – Казанда Зөбәрҗәт күлне чистарту;
14 июль – Казанда Урман күлен чистарту;
26 август – Казанда “Зәңгәр күлләр” аеруча саклана торган табигый территориясендә сулыкны чистарту;
16 сентябрь – Чистайда экологик акция.
Акциядә катнашучылар сулыкларны чистартуга сәгать 10да керешәчәкләр. Кирәкле эш кораллары өмә үткәрелә торган урында бирелә.
Сулыкларны чистарту буенча табигать саклау акциясе традицион чарага әверелде. 2016 елда чара кысаларында сулыклар төбеннән һәм яр буе зоналарыннан 16 тоннадан артык чүп-чар чыгарылды. Казан, Чистай һәм Яшел Үзәннең төп күлләре һәм пляж зоналары чистартылды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте