Казанда зәңгәр-яшел суүсемнәр проблемасы буенча халыкара фәнни-гамәли конференция узды

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

“Су объектларының антропоген эвтрофикацияләнүе процессларының глобаль таралуы: проблемлар һәм аларны хәл итү юллары”. Катлаулы атамалы конференция дөньякүләм масштабтагы мәсьәләләрне ача - зәңгәр-яшел суүсемнәр белән көрәш. Цианотоксиннар, аларның төрчәләре, һәм төп сорау – ничек көрәшергә? Бүген Татарстанда экологлар, биологлар, бөтен дөньядан җыелган галимнәр тәҗрибә уртаклашты. “Су объектларының пычрануы, эвтрофикацияләнүе – бөтен дөнья өчен актуаль. Шуңа күрә без Россиянең фән әһелләрен генә чакырмадык, конференция халыкара характерда. Су объектларын саклау бөтен дөнья өчен чиктән тыш әһәмиятле һәм Татарстанның әйтер сүзе бар. Бездә экологик ситуация тотрыклы, һәм бүген без алдан кисәтү өчен шактый чаралар күрә алабыз. Су объектларын саклау буенча иң яхшы методикаларыбыз, программаларыбыз, ысулларыбызны без бүген конференциядә тәкъдим иттек, бу төрле илләрдән килгән коллегаларда гаять зур кызыксыну уятты”. Экология елында бу чараны үткәрүнең әһәмияте турында әйләнә-тирә мохитне саклау Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты ФДБУ директоры Сергей Фокин сөйләде. Ул озакламый Казанда тагын бер мөһим чара көтелүен искә төшерде – 9нчы июньдә федераль экологик Советның Җиденче күчмә утырышы булачак, аны Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской үткәрәчәк.

Су объектларына чыга торган ташландык агынты сулар, җәйге чордагы аномаль-югары температура, һәм су агымының түбән тизлеге зәңгәр-яшел суүсемнәр үсеше һәм үрчүе өчен җайлы мохит булып тора. “Кытайның байтак сулыклары цианобактерияләр үрчү сәбәпле юкка чыкты. Һәм аларны коткару мөмкин түгел, - дип, белемнәре блән уртаклашты профессор, Чехия фәннәр академиясенең Цианобактерияләрне һәм аларның токсиннарын өйрәнү үзәге җитәкчесе Маршалек Благослав. – Бу проблема бөтен дөнья өчен актуаль”. Конференцияне үткәрүнең әһәмиятен Санкт-Петербургтан РФА Күл белеме институты директоры Шамил Поздняков ассызыклады: “Су объектларның пычрануы һәм температураның глобаль күтәрелүе зәңгәр-яшел суүсемнәр үсешенә этәргеч булып тора. Алар шуның белән куркыныч: үзләре үлгәндә, алар суны агулый торган агулы токсиннар бүлеп чыгарырга мөмкин. Зәңгәр-яшел суүсемнәр белән көрәшкәндә, һәр су объектын ныклап комплекслы тикшеререгә кирәк. Барысына бертөрле дәва була алмый, бу һәр сулык өчен җайлашкан индивидуаль эшләр”. Тропик илләрдә мәсьәлә аеруча кискен тора дип саный Элизабет Похлон (Гиссен шәһ. университеты, Германия), сулыкларның токсинлашуы, барыннан да ешрак, югары температура аркасында бара һәм бу балыкларның һәлакәтенә китерә. Һәм бүген, аның әйтүенчә, әлеге мәсьәләне чишү өчен берләшү зарур. Ул Татарстан тәҗрибәсен югары бәяләде.

Кирәкмәгән суүсемнәрнең күпләп артуын, халык сәламәтлегенә һәм табигый экосистемаларга янаучы экологик хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен, конференция йомгаклары буенча рекомендацияләр эшләнәчәк. Эш иртәгә, 19 майда, КФУда дәвам итә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International