Лаеш районының Атабай авылында Татарстан кешесе Чулман елгасы акваториясе төбен һәм ярын үзгәртеп, табигатькә зарар китергән. Әлеге факт бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан дәүләт экологик мониторингы барышында ачыкланды. Су объекты ярында авыр техника эшли иде. Экология министрлыгы инспекторлары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте тарафыннан 2016 елда үткәрелгән акцияләр, форумнар, конкурслар һәм мастер класслар турында сөйләштеләр. Активистлар министр Фәрит Габделганиев белән очрашты. Экология һәм җәмәгать урыннары елында уртак эш дәвам итеп кенә калмыйча, бөтен республиканы “
Экология әйләнә-тирә мохиткә генә түгел, ә кешенең яшәү рәвешенә дә кагыла. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм, әлбәтттә, табигать белән дөрес мөнәсәбәттә булу. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Анна Апаева һәм “Кадрлар резервы” Республика проектында катнашучы Иван Герасимов
ЭКОукучылар “ЗИЛАНТ” XVII ачык шәһәр экологик форумында катнаштылар. Мероприятие Казан (Идел буе) федераль университетында узды. Оештыручылары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты. Форум мәктәп укучыларының “ЗИЛАНТ” проекты
Рус география җәмгыяте белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “Артек”, “Смена”, “Орленок”, “Океан” балалар үзәкләрендә профильле сменаларда катнашуга конкурс игълан итте. Конкурста катнашырга география белән кызыксынучы 10-17 яшьлек укучылар - төрле проект һәм экспедицияләрдә катнашучылар, география, экология, этнография, төбәкне өйрәнү һәм башка предметлар буенча олимпиадалар җиңүчеләре чакырыла.
Бүген Казан шәһәренең 161нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә актив укучыларның Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы Иван Герасимов белән очрашуы булды. Кунаклар танып белү характерындагы дәрес үткәрделәр һәм табигать саклау өлкәсендә республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләделәр. Укучылар, үз чиратында, экологик темаларга төрле чараларда, конкурсларда, конференцияләрдә катнашып ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Җәен укучылар Татарстанның көньяк-көнчыгышына экспедицияләргә чыгалар һәм эзләнүләр
Бүген “Татар-Информ” Мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе барышында Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров республикада су ресурсларын саклау буенча чаралар турында сөйләде. ТР Экология министрлыгының Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе эше көчәйтелгән, пробалар алу саны арттырылган. Бу Татарстан елгаларына һәм күлләренә чистартылмаган ташландык сулар агызып чыгару кебек закон бозуларны оператив ачыклау һәм булдырмау мөмкинлеге бирә. Узган ел берничә шундый мисал теркәлгән иде. Җинаять эше кузгату очраклары булды. Бүгенге
Бүген экология министры урынбасары - Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе эшчәнлеге йомгаклары белән танышты. Идарә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнары территориясендә табигый ресурсларны саклау һәм файдалануны, экологик иминлекне тәэмин итә. Идарәнең 2016 елдагы эшчәнлеге турында Төньяк ТИ башлыгы Радик Шаһиәхмәтов сөйләде
Әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә көчләрне берләштерергә. Бүген Мәскәүдә очрашу кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, “Рус географик җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы башкаручы директоры Артем Манукян һәм РГҖ Татарстан Республикасындагы региональ бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер шундый
Бүген Казандагы Харовое күлендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр һәм Казанда яшәүчеләр җыелды. Балыкларны кислород ачлыгыннан коткару өчен 50дән артык кечкенә бәке тиштеләр. Башта Экология министрлыгының Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе белгечләре Харовое күлендә табигый су пробалары алган иде. “Токсикологик анализ нәтиҗәләре пробаның агулаучан булмавын күрсәтте. Ә менә эрегән кислородның