Казан укучылары бүген “Яшел эстафета” узды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Чүп-чарны ничек сортларга аерырга? Үсемлекләрнең нинди төрләре Кызыл китапныкы? Табигый ресурслар ни сәбәпле пычрана? Әлеге һәм башка сорауларга бүген “Яшел эстафета” экологик квестында катнашучылар җавап бирде. Табигать саклау мероприятиесе Казанның балалар экология-биология үзәгендә узды. Жюри әгъзалары әйтүенчә, укучылар әйлән-тирә мохитне саклау өлкәсендә тирән белемнәр күрсәтте. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый    байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара эш итү бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин укучыларның туган якның табигый ресурсларын өйрәнү белән кызыксынуын билгеләп үтте. Алар санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән табигать саклау акцияләрендә шактый актив катнашты: өмәләргә чыктылар, сыерчык оялары ясадылар, агачлар утырттылар, макулатура җыйдылар. Быел “Экояз 2017” конкурсында балалар экология-биология үзәге “Экоүзәк” номинациясендә җиңүче исемен яулады.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International