2017 елның 17 июненедә Алабугада балалар өчен ЭКОбәйрәм узачак. Алабуга шәһәренең Шишкин буасы Мәдәният һәм ял паркында танып-белүле уеннар һәм викториналар оештырылачак, анда балалар хайваннарның сирәк төрләре турында, Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләре турында белә алачак. Рәсем ясарга яратучылар өчен төрле номинацияләрдә асфальтта рәсем конкурслары булачак: “Синең йорт табигате”, “Яраткан җәнлегең”, “Табигать рухы” һ.б.ш. Чүпне төрләргә аеру буенча мастер-классларда балаларга күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр сөйләячәкләр. Шулай ук балалар аквагрим зонасында булырга, экология турында мультфильмнар карарга һәм оригами башкару техникасын үзләштерергә мөмкин. Татарстан Республикасының символы кар барсы - бәйрәм кысаларында үткәреләчәк барлык конкурсларның һәм интерактив мәйданчыкларның да символы булачак. Чара Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы һәм Яшьләр көне кысаларында “Чиста булыр” яшьләр экологик хәрәкәте тарафыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән уздырыла.
Мероприятие халыкның игътибарын экологик мәсьәләләргә җәлеп итү максатында уздырыла һәм кар барсын торгызу темасын актуальләштерүгә юнәлтелгән. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә башлана.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте