Бүген Татарстанда беренче мәртәбә “Экомәдәният” уенын презентацияләделәр, ул халыкның белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә этәрә. Яңа проектны Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Рамил Низамов тәкъдим итте. “Әлеге формат укучыларда стандарт булмаган һәм иҗади потенциалны уятырга ярдәм итәчәк. Аларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен, экология, туган якны өйрәнү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә карата танып-белү кызыксынучанлыгын активлаштырачак”, - диде Рамил Низамов.
Татарстан әлеге экологик белем бирү системасын кертү буенча пилот регион булып тора. Уен мәгърифәти эко-белем бирү проектының стандарт булмаган формасы булачак, аның максаты - мәктәп укучыларын экологик агарту. Уенны беренче булып Раифа урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары сынап карады.
Мероприятие Татарстан Республикасы Идел-Кама дәүләт биосфера тыюлыгы дендрариенда узды.
ТР ЭТБМ мабугат хезмәте