Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренең табигать саклау эшчәнлеген югары бәяләде. Федераль министр “Татнефть” Компаниясе объектларында булды. Ул “Түбән Кама ЦМК шин зводы”нда җитештерү процессы белән, «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексының үсеш темплары белән, нефтьне тирәнтен эшкәртүне үстерү концепциясе белән танышты, проектның экологиялелеген, нефть эшкәртү комплексында кулланыла торган заманча табигать саклау һәм ресурс саклау технологияләрен бәяләде. Эш визиты барышында Сергей Донской белән бергә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Татнефть» Компаниясе генераль директоры Наил Маганов, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре йөрде.
РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской «ТАНЕКО»да мөмкин булган технологияләрнең икътисадта, экологиядә һәм продукция сыйфатында өстенлек бирә торган иң яхшылары файдаланылганлыгын билгеләп үтте.
Түбән Камага эш визиты барышында Сергей Донской Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе эше белән танышты. Табигать министрлыгы башлыгына әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системасын, материаль-техник базаны һәм Татарстан экологлары эшендә мәгълүмати технологияләрне күрсәттеләр. “Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системасы 8 заманча стационар экоаналитик лабораториядән, атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы 16 автомат станциядән, 6 күчмә экологик лабораториядән, «Фламинго» экологик-аналитик патруль судносыннан һәм 3 катердан тора. Бу система атмосфера һавасы, туфрак, су объектлары торышын күзәтүне үз эченә ала. Атмосфера һавасы торышы республикада 123 ноктадан бер елга 2 млннан артыграк анализ башкарып гамәлгә ашырыла, шул исәптән пычраткыч матдәр буенча, контроль автомат режимда өзлексез рәвештә алып барыла”, - дип белдерде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Сергей Донской Татарстан экологларының сыйфатлы эшен билгеләде һәм республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендәге тәҗрибәсе Россиянең башка регионнарында да кулланылачагын әйтте.
Шулай ук Түбән Кама дамбасын реконструкцияләү турында фикер алышу булды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте