Сергей Донской: “Татарстанның уңышлары башка регионнарда тарату өчен бик мөһим”. Казанда Федераль экологик совет узды

2017 елның 10 июне, шимбә

Су ресурсларын саклау, чистарту корылмалары төзү һәм модернизацияләү, калдыклар белән эш иткәндә өр-яңа технологияләр куллану, урман массивларын торгызу. Бүген Казанда илнең профессиональ экологлары шушы һәм бүтән темалар буенча фикер алыша. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль экологик совет утырышы узды. Мероприятиене РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской үткәрде. Мондый масштаблы экологик утырыш уздыру өчен регион сайлау мәсьәләсендә икеләнүләр булмады, дип билгеләде Россия Табигать министрлыгы башлыгы. “Татарстан икътисадый үсешнең югары темпларын күрсәтә, шуның белән беррәттән, экологиягә техноген йөкләнешне компенсацияли, икътисадый үсеш фонында экология начараймый”. Сергей Донской Татарстанда экология өлкәсендә 2020 елга кадәр җитди программаның гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте, аның гомуми финанслау күләме 45 млрд сум (“2014-2020 елларга Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау, табигый ресурсларны кабат җитештерү һәм файдалану” Дәүләт программасы). Акчалар, шулай исәптән экологик ситуация мониторингын үстерүгә дә тотыла, дип билгеләде ул. Экологик мониторинг кебек инструментлар булдыру – мөһим дәүләткүләм бурыч. Донской Татарстанда табигать саклау системасы гына төзелеп калмыйча, җәмәгатьчелекнең дә актив җәлеп ителүен билгеләде. “Татарстанның уңышлары башка регионнарда тарату күзлегеннән караганда бик мөһим”, - дип билгеләде федераль министр. Ул Татарстан экологлары эшендә мәгълүмати программаларны актив куллануны мисал итеп китерде һәм аларның федераль проект нигезенә ятачагын билгеләде. Татарстанда чүп яндыру заводы төзү мәсьәләсендә Сергей Донской: “Өр-яңа технология яндыруны түгел, ә термик эшкәртүне күздә тота. “Чүп яндыру” термины дөрес түгел. Ул 10-15 ел элек кулланыла иде”,- диде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов экология һәм икътисад үсеше мәсьәләләре арасында баланс саклау зарурлыгын билгеләде, ул Татарстанның нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефтехимия һәм машина төзелеше лидеры булуын аерып әйтте. “Болар барысы да әйләнә-тирә мохиткә техноген йөкләнешнең югары дәрәҗәдә булуын алдан билгели”, - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. Ул Экология елы кысаларында Түбән Камада чистарту корылмаларын заманның иң югары таләпләренә туры китереп модернизацияләү буенча тормышка ашырылган ике эре проект турында искә төшерде, Казанда гамәлгә ашыру планлаштырыла торган проектларны атады: “Чистарту корылмаларын тәртипкә китерү буенча программа бар”. Шулай ук Президент Идел һәм Кама акваторияләрендәге баткан судноларны күтәрү буенча проектны тормышка ашыру турында сөйләде. “Ярларны ныгыту буенча эре проектлар бар, без аларны федераль коллегалар белән берлектә гамәлгә ашырбыз”. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада экологик күптөрлелекне тәэмин итүгә һәм хайваннар дөньясының тотрыклы яшәешенә аерым игътибар бирелә: “Без алтай мараллары популяциясен торгызабыз, алар Татарстан территориясендә яшәгән, әмма 200 ел элек юк ителгән. Шулай ук, соңыннан аларны Саяно-Шушенск тыюлыгына җибәрү өчен, кар барслары үрчетү һәм үстерү буенча төбәкара үзәк оештырырга планлаштырабыз”. Рөстәм Миңнеханов бу карарның Россия Табигать министрлыгы җитәкчелеге ягыннан хуплануын билгеләп үтте. “Без Татарстанда кар барслары питомнигы төзү турында гына түгел, ә бу популяция сакланышын тәэмин итү өчен, аларны киләчәктә - Саяно-Шушенск тыюлыгы базасында да безнең белгечләр каравы турында килешетек”, - дип аныклады ул. “Безнең терәк бар, безнең бурыч – яшәү мохитен уңайлы итү”, - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы каршында Федераль экологик совет регуляр рәвештә үткәрелә. Советның эше федераль һәм региональ законнар чыгаручы һәм башкарма хакимият органнарының табигать саклау өлкәсендә үзара хезмәттәшлеге сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән.

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International