ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Дөньядагы мөһим акция быел 25 мартта 20:30 сәгатьтән 21:30 кадәр үткәрелә. “Җир сәгате -2017” темасы кешенең табигатькә сакчыл мөнәсәбәте булачак. Кешеләрнең ничек итеп үзләре тирәсендәге бөтен нәрсәне – җир, һава, су һәм урманнарны үзгәртүләре һәм мондый йогынтының кешелекнең үзе өчен нинди нәтиҗәләре булуы турында сүз барачак.

Яр Чаллыда яшәүче һәр кеше хәзер балаларның табигать байлыкларын сакларга өндәвен күрә ала. Шәһәрнең “Яңа Шәһәр – ГЭС” трассасында “Экоклуб” яшьләр иҗтимагый хәрәкәте активистлары “Әйдәгез, шәһәребезне чиста һәм матур итик!” («Давайте сделаем наш город чистым и красивым!») дигән лозунг белән баннер куйдылар.

2017 елның 15-17 маенда Уфада “Кеше экологиясенең актуаль мәсьәләләре: социаль аспектлар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Катнашырга галимнәр, вуз укытучылары, студентлар, социаль хезмәтләр белгечләре, муниципаль хакимият һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре чакырыла.

Яңа Чишмә гимназиясе укучылары үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачык экологик дәрес кысаларында күрсәттеләр. 45 минутка алар үзләрен архитекторлар, дизайнер, рәссамнәр, бакчачы, эколог, икътисадчылар итеп хис  иттеләр. Барлык укучылар да үзләренең рольләрен уңышлы һәм бик әйбәт итеп башкарды – яр буе зонасын төзекләндерү буенча коллектив белән макетлар эшләделәр.

Язның беренче аеның икенче якшәмбесендә һәр елны Геодезия һәм картография көне билгеләп үтелә. Эшләре гаять зур объектлар корырга, юллар, элемтә сызыклары төзергә, җир биләмәләренең чикләрен билгеләргә ярдәм итә торган кешеләрнең һөнәри бәйрәме бу.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Татарстан Республикасының экологик иминлеген тәэмин итү эшендә көчләрен берләштерә. Тиешле документны бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалары белән ныгытты. Мероприятие Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы утырышы кысаларында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

800 мең сум штраф - җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен, “Дорожник” ЯАҖ шундый җәза алачак. Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә табигать саклау законнарын бозуны 2016 елның маенда Татарстан Республикасы Үзәк ТИ һәм Экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе инспекторлары ачыклады. Экологлар Лаеш районының Сокуры бистәсе янында гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару очрагын ачыклады. Законсыз карьерның мәйданы  4000 квадрат метрдан артык.


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Сөекле хатын-кызлар!

Яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән ихлас котлауларны кабул итегез! Сез безнең дөньяга гармония, игелек һәм иҗатның якты энергиясен бирәсез. Үзегезнең  күңел җылысын, зирәклек һәм кайгыртучанлыкны бүләк итеп, якыннарыгызның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын бәхетле итәсез. Сәяси, иҗтимагый тормышта актив катнашып, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә уңышка

Халыкара хатын-кызлар көненә барлык ир-атлар, шул исәптән Алабугадагы “Өч аю” бистәсе мәктәбенең 1нче сыйныфындагы кыю “ир-егетләр” дә әзерләнә. Үзләренең укытучылары һәм сыйныфташ кызлары өчен алар гадәти булмаган бүләк – авторлык имзасы белән экосумкалар әзерләде. Экологик чиста материаллардан

Петербург Водоканалы һәм су турында www.da-voda.com интернет-порталы “Су, мин сине яратам” социаль плакат конкурсын башлап җибәрде. Иҗади бәйге төче су дефициты проблемаларына һәм сулыкларның пычрануына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурста аерым авторлар яки иҗади коллективлар катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International