Зөбәрҗәт күл ярларын һәм төбен чүптән чистарталар. Күлдә экологик акция узачак

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

4 августта Юдино бистәсендә Зөбәрҗәт күлдә масштаблы акция узачак. 5000 кв метрга кадәрле мәйданда сулыкның ярларын, пляж зонасын һәм төбен чүп-чардан чистартачаклар. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы региональ бүлекчәсе белән берлектә үткәрә. Су төбен ТР Су асты спорты федерациясе аквалангчылары һәм РГҖ әгъзалары чистартачак. Яр буе зонасын җыештыруны “Чиста булыр” экологик хәрәкәте, Гомумроссия Халык фронты һәм волонтерлык экологик штабы әгъзалары үткәрә.

Мероприятие Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында оештырыла. Акция 10.00 сәгатьтә башлана.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International