Фәрит Габделганиев: “Гражданнарның иминлеге – барыннан да элек”. Татарстанда су ташулар чорында су басуларны булдырмау буенча эшләр дәвам итә.

2017 елның 4 августы, җомга

Алабуга муниципаль районында Морт авылындагы авария хәлендә булган гидротехник корылманы капиталь ремонтлау буенча эшләр һәм Колосовка торак пункты янында Танай елгасында чистарту һәм елга юлын турайту буенча эшләр барышы белән бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты. Социаль әһәмиятле объектлар, газүткәргеч, электр бирү линияләре, автомобиль юллары – болар барысы да язгы ташу вакытында су астында калырга мөмкин. Тик иң мөһим бурыч, министр әйтүенчә, - торак пунктларда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү. “Татарстанда елга юлларын чистарту, турайту буенча, гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау буенча эшләр үткәрелә. Программалар республика бюджетыннан да, федераль бюджеттан да финанслана. Тәтеш, Лаеш муниципаль районнарында уңай үрнәкләр бар. Алабуга районында мөһим эш бүген ике объектта алып барыла – Морт авылында гидротехник корылмага капиталь ремонт һәм Колосовка торак пункты янында Танай елгасында чистарту һәм елга юлын турайту буенча эш. Беренче чиратта, бу - республикабыз гражданнарының иминлеге куркыныч астында булган урыннар, су басу зонасында торак йортлар булган җирләр. Су ташу чорында бу авылларда 500гә якын хуҗалык, меңнән артык кеше зыян күрергә мөмкин. ГТХМ линиясеннән дә, гадәттән тыш хәлләр очрагында су җыяр өчен, төшү юлы бар. Халык өчен дә яхшы шартлар тудырылды, һәм иң мөһиме – хәвеф-хәтәрләрдән сакланып калабыз. Әгәр бүген чаралар күрмәсәк, зыян 200 млн сумнан артыграк булырга мөмкин”.

Морт авылында гидротехник корылманың көпшәле дренажына, су ташлау шахтасына ремонт үткәрделәр, җир плотинаны торгыздылар. Колосовка авылында чистартыла торган елга юлы озынлыгы 4347 метр тәшкил итә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International