“Һөнәре буенча иң яхшы: фәнни хезмәткәр” конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү башланды

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм “Тыюлыклы ил” Илкүләм фонды дәүләт табигый тыюлыкларының һәм милли паркларның фән өлкәсе хезмәткәрләрен “Һөнәре буенча иң яхшы: фәнни хезмәткәр” конкурсында катнашырга чакыралар.

1) «Яшь тикшеренүче» – федераль аеруча саклана торган табигый территорияләрнең югары белем алган, фән кандидаты яки докторы дигән гыйльми дәрәҗәсе булмаган, 30 яшькә кадәрге штаттагы хезмәткәрләре катнаша ала;

2) «Яшь галим» – федераль аеруча саклана торган табигый территорияләрнең фән кандидаты яки докторы дигән гыйльми дәрәҗәсе булган, 35 яшькә кадәрге штаттагы хезмәткәрләре катнаша ала;

3) «Алдынгы галим» – федераль аеруча саклана торган табигый территорияләрнең фән кандидаты яки докторы дигән гыйльми дәрәҗә алган, 35 яшьтән өлкәнрәк штаттагы хезмәткәрләре катнаша ала.

Катнашу өчен, 30 августтан соңга калмыйча, конкурсның электрон адресына заявка җибәрергә кирәк: konkurs_nauka@mail.ru. Заявкага кушымтада раслый торган материалларны һәм документларны, шул исәптән кадрлар бүлегеннән аеруча саклана торган табигый территориядә эш стажы турында белешмәне (яки хезмәт кенәгәсенең расланган күчермәсен) бирергә.

Конкурс эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:

- гыйльми дәрәҗә һәм исемнәр булу,

- публикацияләр,

- редакция эшчәнлеге,

- фәнни мероприятиеләрдә катнашу.

Конкурсның йомгаклары сентябрь башында ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2017 елның 29 сентябрендә була.

Конкурсның нигезләмәсе белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин: http://www.mnr.gov.ru/upload/files/docs/pologenie_nauch_.doc

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International