Яшь китап укучылар Татарстанның табигать дөньясын үзләре өчен бармак очлары белән ача. Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында “Экологик гид” Брайль шрифты белән бастырылып чыгарылды. “Бу китап укучылар арасында популярлык яулады инде”, - диләр Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсендә. Китапханә директоры Наил Сәфәргалиев билгеләп үткәнчә, яңа басма белемгә омтылучан укучылар өчен чын бүләк булды, чөнки балалар туган якның табгый урыннарын бик кызыксынып өйрәнә. Инде сентябрьдә туган төбәкнең экологиясе турында кызыклы мәгълүматларны Татарстанның коррекция мәктәпләрендә укучылар да ачачак, анда халыкның экологик грамоталылыгын һәм культурасын күтәрүгә юнәлтелгән Экология дәресләре уздырыла. Уку елы башында биш томлык республика районнары буйлап таралачак. “Татарстан Республикасының яшел почмаклары буйлап экологик гид” Брайль шрифты белән “Татарстан бармак очларында” проекты кысаларында бастырылып чыгарылды һәм инде популярлык казанды. Бүгенге көнгә Татарстанда 5 нөсхә (һәркайсы 5әр том) бастырылган. Китап шулай ук аудиоформатта бар. “Татарстан Республикасының яшел почмаклары буйлап экологик гид” Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән чыгарылды.
ТР ЭТБМ мабугат хезмәте