Зөбәрҗәт күлдә табигать саклау акциясе узды

2017 елның 4 августы, җомга

Сулыкны чүп-чардан чистартырга һәм халыкның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итәргә. Шундый максат белән бүген Юдино бистәсендә Зөбәрҗәт күлдә табигать саклау акциясе узды. Мероприятиенең оештыручылары булып, Рус географик җәмгыятенең Татарстан региональ бүлекчәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы чыгыш ясады. Экологик акциягә булышырга чыгучыларның барысына да перчаткалар һәм чүп капчыклары бирелде. Активистлар арасында – “Чиста булыр” экологик хәрәкәте, Гомумроссия Халык Фронты, волонтерлык экологик штабы әгъзалары һәм республиканың битараф булмаган гражданнары. Акциядә катнашучылар уртак көч белән күлнең яр буен чүп-чардан чистарттылар. Татарстан Республикасы Су асты спорты федерациясе аквалангчылары һәм РГҖ әгъзалары, сулыкның төбен тәртипкә китерү өчен, суга чумдылар. “Чүп җыю өчен, пляж территориясендә махсус контейнерлар тора. Ләкин, кызганычка каршы, кешеләр үз чүпләрен ул урынга кадәр илтеп җиткермиләр, ә пляжда гына калдыралар”, - диде Татарстан Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев. Аның фикеренчә, калдыклар бер сәбәп буенча гына тупланган – ял итүчеләрнең ялкаулыгы аркасында. Ял итүчеләр тарафыннан калдырылган көнкүреш калдыклары пляж территориясендә ике санкциясез чүплек барлыкка китергән инде. 131-ФЗ “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон нигезендә, тиешле хәлдә тоту Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенә йөкләнә. Экологлар тарафыннан, әлеге закон бозуга китергән барлык сәбәп һәм шартларны юк итү һәи иң кыска срокларда территорияне чистарту буенча чаралар күрү өчен, администрация адресына хат җибәрелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International