Автошәһәрнең югары уку йортлары студентлары Рус географик җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштылар. Бөтенроссия оешмасында катнашучылар белән очрашуны яшьләр өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре оештырды.
Бүген Казанга Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин килде. Халыкара “Казан” аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, башка рәсми затлар каршы алды. Казанга килү белән, Алексей Алешин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү, шулай ук эре проектларны гамәлгә ашырганда, сәнәгать иминлегенең техник һәм оештыру таләпләрен тәэмин итү мәсьәләләре һәм башка темалар турында фикер алыштылар.
Ел саен 22нче мартта Бөтендөнья су көне яки Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелекнең игътибарын су объектларының хәленә һәм аларны торгызу һәм саклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Экологик бәйрәмне үткәрү идеясе беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1992 елда Рио-де-Жанейрода булган Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү буенча конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырый.
Дөньядагы мөһим акция быел 25 мартта 20:30 сәгатьтән 21:30 кадәр үткәрелә. “Җир сәгате -2017” темасы кешенең табигатькә сакчыл мөнәсәбәте булачак. Кешеләрнең ничек итеп үзләре тирәсендәге бөтен нәрсәне – җир, һава, су һәм урманнарны үзгәртүләре һәм мондый йогынтының кешелекнең үзе өчен нинди нәтиҗәләре булуы турында сүз барачак.
Түбән Кама территориясен тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары табигатькә каршы закон бозу очрагын тапты.
А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшләренә йомгак ясалды. Быел “Җир-су” шәһәр конференциясендә Казанның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 35 укучы катнашты. Укучыларга һәм укытучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге белгече Елена Гильмизянова мөрәҗәгать итте.
Түбән Каманың Балалар экология-биология үзәге бөтен республикадан яшь эколог-тикшеренүчеләрне җыйды. Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары “Табигать һәм без” дигән V Республика экологик фестивалендә катнаштылар. Катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре мөрәҗәгать итте.
Мөслимдә яшәүче берәүгә, табигать саклау өлкәсендә закон бозгач түләмәгән штрафы өчен, чит илгә чыгуда чикләүләр куелды. 2016 елның маенда ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”, 8.21 маддәсенең 1 өлеше “Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яки махсус рөхсәтсез аңа зарарлы физик йогынты ясау”, 8.1 маддәсе “
“Табигать һәм кеше: дуслармы әллә дошманнармы?” Спас мәктәбе укучылары ачык экологик дәрес кысаларында кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре турында фикер алышты.
20-21 мартта Мәскәүдә «Рэдиссон Ройал, Москва» отеленең конгресс-парк мәйданчыгында сигезенче тапкыр масштаблы “Экология” Халыкара форумы узачак. Форум “Бердәм Россия” партиясенең “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” проекты кысаларында үткәрелә. Мероприятиенең эшлекле программасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу, су-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне кертү, калдыклар