«Геобарс» - иң яхшы өчлектә. Татарстан укучылары XI Бөтенроссия яшь геологлар кыр олимипадасы призерлары булды

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Утыз биш команда арасында өченче урын. Татарстан укучылары быел Кемерово шәһәрендә узган XI Бөтенроссия яшь геологлар кыр олимипадасын шундый нәтиҗә белән тәмамлады. Татарстанның «Геобарс» җыелма командасы әгъзалары геология буенча үз белемнәрен 12 юнәлештә күрсәтте. Укучылар түбәндәге дисциплиналарда аеруча актив булды: «Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре», «Нефть геологиясе», «Геологик маршрут» һәм «Гидрология». IT-КФУ укучысы Булат Газизуллин аерым кешеләр арасында «Нефть һәм газ» ярышларында абсолют җиңүче булды. Бу уңышы өчен ул «Артек» халыкара балалар үзәгенә «Геоартек» профильле сменасына путевка алды. Моннан тыш, татарстанлылар олимпиада кысаларында иҗат һәм спорт ярышларында да катнаштылар, анда да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мероприятие йомгаклары буенча «Геобарс» командасының визиткасы иң яхшы визитка дип, ә Казанның 7нче гимназиясе укучысы Рената Дәвлетова иң яхшы капитан дип танылды.

XI Бөтенроссия яшь геологлар кыр олимипадасында иң яхшы исемен алу өчен, татарстанлылар белән бергә тагын Россия субъектларыннан 28 команда һәм якын чит илләрдән 6 команда көрәште. Геологик ярышларда Кемерово укучыларының «Кузбасс» командасы җиңүче булды, ә икенче урынны Пермь яшь геологлары яулады.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International