Интеллект һәм иҗат. Яр Чаллыда Балалар экологик бәйрәме узды

2017 елның 15 августы, сишәмбе

“Табигатьне яхшы белүчеләр” дигән танып-белүле уен, оригами һәм ЭКО-сумкалар эшләү буенча мастер-класслар, биюле флешмоб, рәсемнәр конкурсы. Яр Чаллыда балалар экологик бәйрәменә килгән һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Чаллылылар өчен белем бирү-күңел ачу чарасын Татарстан Республикасының “Чиста булыр” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән үткәрде.

Балалар экологик мероприятиесендә катнашучылар 500дән артык кеше булды. Балалар белән бергә бәйрәмгә аларның ата-аналары һәм педагоглары да килде. “Чиста булыр” хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова билгеләп үткәнчә, Автошәһәрдә яшәүчеләр бөтен интерактив мәйданчыкларны биләде, бу халыкның экология мәсьәләләре белән кызыксынуы көчле булуын күрсәтә. Эко-сумкалар эшләү буенча мастер-класс бигрәк тә ошады. Яшь чаллылылар, иҗади процесста катнашып, табигать саклауга үз өлешләрен кертүләреннән канәгать калды. Алар әйтүенчә, эко-сумкалар күнегелгән пакетларны җиңел алыштырачак һәм уңайлы һәм кирәкле аксессуар булып китәчәк.

Автошәһәр Балалар экологик бәйрәме үткәрү буенча дүртенче шәһәр булды. Халыкның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук белем бирү учреждениеләре укучыларын әйләнә-тирә мохит торышын яхшырту буенча гамәли эшкә җәлеп итү максаты белән, мондый мероприятиеләр Казанда (30 августта) һәм Әлмәттә (2 сентябрьдә) узачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International