Татарстанлылар “Экология. Яңа чакыру, яңа чишелешләр” 2017 Бөтенроссия экологик форумында катнаша ала

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

2017 елның 23-25 августында Владимир өлкәсе территориясендә “Экология. Яңа чакыру, яңа чишелешләр” Бөтенроссия экологик форумы-2017 була, аны Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Владимир өлкәсе администрациясе оештыра. Мероприятие экологик аң үсеше стимуллары формалаштыру, табигать саклау эшчәнлеген яңа гамәли дәрәҗәгә чыгару, экологик иминлекне үстерү һәм регионның актуаль һәм стратегик экобурычларын хәл итүгә яшьләрне җәлеп итү максатларына юнәлтелгән.

Экологик форумда, яшенә һәм эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, Россиянең теләгән һәр кешесе катнаша ала. Моның өчен 2017 елның 22 августына кадәр оештыручының сайтында теркәлергә кирәк: eco-all-russia.ru.

Мероприятие программасы әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре турында фикер алышуны үз эченә ала: калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү, экологиянең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, экологик мәгариф һәм мәгърифәтнең яңа юнәлешләре, табигать юнәлешендәге һәм агротуризмны үстерү. Форум кысаларында шулай ук әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметүгә һәм җитештерүләрнең экологик куркынычсызлыгын арттыруга булыша торган өр-яңа экологик технологияләр күргәзмәсе дә эшләячәк.

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International